Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов ансамбльнең төп бурычы турында сөйләде.
«Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасы – репетиция базасы булып тора. Дәүләт ансамбленә сәхнә мәйданчыгы нәрсәгә? Безнең бурыч – дөнья буйлап гастрольләрдә йөрү, милли сәнгатьне пропагандалау. Гадәттә, ике состав була. Берсе – монда даими рәвештә залларда чыгыш ясый, икенче состав гастрольләргә чыгып китә. Ләкин без алай бүленеп йөрмибез диярлек...