Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Кичә журналистларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр һәм коллективның «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклын яңадан торгызулары турында сөйләделәр. Ремонтның нәтиҗәләре турында журналистларга ансамбльнең директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков әйтте.
«Республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты – Арианов-Тельпугов йортын яңарту төбәк бюджетына 146,8 млн сумга төште.