23 ноябрь көнне Краснодар шәһәренең «Булгар-К» татар җәмгыятендә «Татар шигърияте кичәсе» узды. Чарада катнашучылар – кечедән алып олыга кадәр – шигырьләр укып, үзләренең тирән мәхәббәтен һәм горурлыгын хисләр белән җиткерделәр, дип яза Бөтендөнья татар конгрессы.
«Чара бер сулышта узды. Краснодар краеның һәм Татарстан Республикасының атказанган артисткасы, Кубан казак хорының элеккеге солисткасы Елена Быкова башкаруында яңгыраган җыр, сандугач моңыдай, һәркемнең күңеленә үтеп керде. Безнең...