2025 елның 9 гыйнварында Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Радик Сәлимов музыкасына иҗат ителгән «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» спектакленең премьерасын әзерли. Бу спектакль – 17 ел элек коллектив куйган «Җиде мәрҗән» беренче татар этно-мюзиклының заманча куелышы. Премьера Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә булачак.
«Мюзикл беренче тапкыр 17 ел элек – 2006 елда куелган иде. Мюзиклда кайбер номерлар шул ук килеш калды...