Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында төп ремонт эшләре төгәлләнгән. Бүген журналистларга бина буйлап экскурсия үткәрделәр һәм коллективның «Җиде мәрҗән. Халык хәтере» беренче татар этно-мюзиклын яңадан торгызулары турында сөйләделәр. Экскурсияне ансамбльнең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов һәм ансамбльнең директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков үткәрде.
«Ниһаять, ремонт төгәлләнеп килә. Төп эшләр инде тәмам, вак-төяк эш кенә калды.