Казанның Вахитов район суды «Татфондбанк»ның элекке идарә рәисе Роберт Мусинга карата хөкем карары чыгарды. Аны вәкаләтләреннән явызларча файдалануда гаепле дип таптылар. Бу турыда «Татар-информ» яза.
«Гаепле дип табарга һәм 6,5 елга иректән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләргә, коммерция оешмаларында ике елга җитәкче вазифалар биләүне тыярга. Җәза срокларын кушкач, җитәкче вазифалар биләүне өч елга тыеп, 12,5 ел билгеләргә», - диде судья.
«Татфондбанк»ның элекке башлыгы Роберт...