Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны арта бара. Бу елның бу чорына гадәти хәл. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Пневмониянең иң киң таралган симптомнары – температураның 38 градустан югары күтәрелүе, йөткерү, сулыш алуы авырлашуы.
«Мондый симптомнар барлыкка килгәндә, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр бала авырган икән, балалар поликлиникасындагы фильтрга мөрәҗәгать итәргә яки табибны өйгә чакырырга кирәк»...