18 яше тулмаган гражданнар, I һәм II төркем инвалидлыкка ия россиялеләр, шулай ук авыл җирендә эшләүче хатын-кызлар кыска эш көненә хокуклы. Дәүләт Думасының хезмәт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Аның сүзләренчә, 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр, шулай ук инвалидлар атнасына – 35, авыл җирендәге хатын-кызлар 36 сәгатьтән дә артык эшләмәскә тиеш.
Парламентарий билгеләп үткәнчә, эш шартлары зыянлы (III һәм IV дәрәҗә)...