Киләсе елда россиялеләргә пенсияләр, планлаштырылган 7,3% индексациядән тыш, өстәмә рәвештә индексацияләнергә мөмкин. Мондый хәл агымдагы елда факттагы инфляция фараздан югарырак булган очракта гына мөмкин. Бу хакта Россия Социаль фонды башлыгы Сергей Чирков сөйләде.
Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта федераль бюджет 7,3% инфляция фаразына нигезләнә. Димәк, 1 гыйнварда пенсияләр шундый ук күрсәткечкә индексацияләнәчәк.
«Ләкин әгәр инфляция факт буенча югарырак булса, Хөкүмәт оперативлык...