Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасында Рузия Хәлимованың «Укытучылар ана телебез сагында» дигән язмасы чыкты.
Октябрь ае бәйрәмнәргә бик бай. Алар арасында иң көтеп алынганы, билгеле, Укытучылар көне. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе шул уңайдан бәйрәм кичәсе оештырды.
«Бердәм Россия» сәяси партиясенең Иҗтимагый ярдәм штабында чәй табыны артында узган кичәдә шәһәр мәктәпләрендә эшләүче ана теле укытучылары, татар милләтеннән булган педагоглар, мәчет-мәдрәсәләрдә татар теле һәм дин сабаклары өйрәтүче мөгаллимәләр катнашты.