Махсус хәрби операция зонасыннан чираттагы ялга элек Бәйрәкәтамак авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Фларис Әхмәтов кайтты. Ул Ютазы районы башлыгы Аяз Шәфыйгуллин белән очрашты, хәрби тормышы, иптәшләре, алгы сызыктагы хәл-торыш турында сөйләде. Бу хакта «Ютазы таңы» яза.
Хәрби белән очрашу барышында район башлыгы Ватанга тугрылык һәм илебезне, шулай ук безнең тынычлыкны саклаган өчен рәхмәт белдерде. Үз чиратында Фларис Варисович район халкына күрсәткән игътибарлары һәм бәяләп бетергесез ярдәме өчен рәхмәт белдерде...