Татарстанның Менделеевск районында Әниләр көне уңаеннан уллары туган илне яклап һәлак булган аналарга багышланган «Герой әнисе көне» акциясе башланды. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Менделеевск районы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Район башлыгы Радмир Беляев кичә туган көне булган Клавдия Михайлованың хәлен белеп чыкты. Бу көнне аның ире белән яши башлавына 38 ел тулган.
Клавдия Леонтиевна Иске Гришкино мәдәният йортында директор - сәнгать җитәкчесе булып эшли. Алар...