Россия җәмгыятенә гаилә һәм демография сәясәтендә без теләгән нәтиҗәләргә ирешү өчен Балачак, Фән унъеллыклары кебек Гаилә унъеллыгы кирәк. Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко парламентның югары палатасы сайтындагы блогында Әниләр көне уңаеннан шулай дип белдерде.
«Президентыбыз Владимир Путин алдагы 12 еллык перспективада гаилә сәясәтендә без теләгән нәтиҗәне билгеләде. Әлеге срок тарихи үсеш һәм демографик процесслар масштабында зур һәм бер үк вакытта кечкенә дә. Шуңа күрә мин кайбер коллегаларымның фикере белән килешәм...