Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева республиканың барлык аналарын Әниләр көне белән котлады.
«Кадерле әниләр! Сезне чын йөрәктән Әниләр көне белән тәбрик итәм!» - дип искәртте ул.
«Әни – иң якын һәм кадерле кеше. Ул безне яхшылыкка өйрәтә, кайгыртучанлык һәм җылылык бүләк итә», - диде ТР вице-премьеры.
«Ана мәхәббәте безне рухландыра, тормыш юлында иң катлаулы киртәләрне җиңәргә ярдәм итә», - дип искәртте Фазлыева.
«Ана - мәңгелек кыйммәтләр, зирәклек һәм рухи юмартлык символы.