Бүген, 22 ноябрьдә Казан шәһәренең В.И. Ленин исемендәге мәдәни-ял комплексында Барда районы җирлегенең 100 еллыгына багышланган «Саумы, Казан – рухи башкала!» дип аталган зур концерт уза. Чара кунакларын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Бу хакта Конгресс матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Бергә булыйк, бердәм булыйк. Алга таба да татар дөньясын гөрләтеп яшәргә язсын. Сез безгә кирәк, сез безгә терәк!» – диде ул.
Алга таба Данис Шакиров милләтебез алдындагы олы хезмәтләрен искә алып...