Бүген Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов республиканың Лаеш районына эш сәфәре белән килде. Данлыклы хоккейчы муниципалитет башлыгы Илдус Зарипов белән очрашты һәм районның спорт потенциалын бәяләде. Бу турыда «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
«Беренче чиратта Илдус Фатих улы белән шәхсән танышырга килдем. Лаеш районында спортны, аерым алганда, хоккейны үстерү турында фикер алышырга, шулай ук минем яктан хоккей үсешенә ярдәм итү мөмкинлекләрен карарга»...