Россия Саклану министры урынбасары Юныс-Бәк Евкуров Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга «Ватан Геройлары истәлегенә» ведомство медален тапшырды. Бу хакта Тулы вәкаләтле вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүләкләү тантанасы Россия оборона илкүләм үзәгендә «Армия һәм җәмгыять. Дәүләт оборонасын ныгыту мәнфәгатьләрендә ведомствоара хезмәттәшлек» Х ведомствоара конференциянең пленар утырышында булды. Катнашучылар арасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев тә бар иде.