21 ноябрьдә Әлмәттә «Нефтьче» мәдәният сараеның «БиблиоНефть» мәйданчыгында «Әдәби атнакич» мәдәни проекты старт алды. Оештыручылары — Татарстан Язучылар берлеге һәм «Татнефть» хәйрия фонды. Беренче очрашуда Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин һәм күпсанлы шигъри бәйгеләр җиңүчесе Дания Нәгыйм катнашты.
«Татнефть» хәйрия фонды директоры Эльмира Газизова нефтьчеләрнең һәрдаим социаль мәсьәләләргә зур игътибар бирүләре турында әйтеп үтте, нинди генә эш башкарылса да ...