Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевның 1990 елларда Казан авиазаводын ябылудан коткаруы турындагы истәлекләре белән уртаклашты. Шәһәрдәге бүгенге кадрлар вазгыятен шәрехләп, мэр Казан шәһәр Думасы утырышында ул вакытта «чубайсовчылар» төп производстволарны таркатырга тырыштылар, дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
«Чубайсовчылар» килде, «базар барысын да билгеләячәк, тулай тораклар безгә кирәкми, ял базалары, пионер лагерьлары да кирәкми...