Әлмәт татар дәүләт драма театры Омск өлкәсенең Тара шәһәрендә узучы театр фестиваленә килгәч, биредә яшәүче татарлар белән очрашкан.
«Милләттәшләребез белән очрашканда искиткеч хисләр кичердек. Монда татарлар бик актив икән. Безне шундый якын итеп, әзерләнеп, милли киемнәрдә татар җырлары белән каршы алдылар», дип кичерешләре белән уртаклаша Әлмәт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева.
Татарларның «Нур» мәдәни үзәге М. Ульянов исемендәге заманча мәдәни үсеш үзәгендә урнашкан. Милли үзәкнең җитәкчесе - Гөлшат Сатышева.