«Туполев» АҖ филиалы – С.П.Горбунов исемендәге Казан авиазаводы аэродромында Россиядә җитештерелгән яңа комплектлаучы детальләр белән җыелган Ту-214 самолеты сынау очышлары башланды.
«Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ хәбәр итүенчә, бүген самолет импортны алыштырганнан соң беренче тапкыр очыш башкарды. Очыш 1 сәгать 10 минут дәвам итте. Һава судносы белән «Туполев» АҖ экипажы идарә итте.
Очыш барышында самолет системаларының узеллары һәм состав өлешләрен һәм борт җиһазларын тикшерделәр.