Түбән Камада яшәүче блокадачы Рукыя Сәхабетдинова махсус операциядә катнашучылар өчен ике елда барлыгы 250 мең сум акча тапшырган. Акчалар хәрбиләргә гуманитар ярдәм сатып алуга сарыф ителгән. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Бүген Рукыя Сәхабетдинова «Добрые сердца» төркеме җитәкчесе Лариса Орловага чираттагы тапкыр 50 мең сум акча тапшырды. «Мин аларга 50 мең сум бирергә телим. Егетләр исән-сау булсын», - дип теләде Сәхабетдинова.
93 яшьлек блокадачы үзе дә сугышның нәрсә икәнен яхшы белә.