Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Кытайда Чэнду шәһәреннән көньякка таба 30 километр ераклыкта урнашачак яңа Тяньфу районының нинди булачагы белән таныштырдылар. ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова шулай дип белдерде.
Билгеләп үтелгәнчә, үзенчәлекне саклау идеясе булачак шәһәрнең нигезен тәшкил итә. Моның өчен дизайнда традицион элементлар кулланырга, бамбук түшәлгән тар юллар төзергә ниятлиләр.
Генераль план нигезендә, яшел үсемлекләр утыртылган һәм табигый ландшафты булган юллар...