Татарстанда эшмәкәр һәм «Рубин» клубының 60 елдан артык стажлы җанатары Яшәр Габдулла улы Моратов вафат булды. 23 ноябрьдә аңа 87 яшь тулырга тиеш иде. Яшәр Габдулла улы «Рубин» футбол клубына чиксез мәхәббәте белән билгеле. Ул Казанда гына түгел, ә читтә узучы матчларга да даими рәвештә йөрде, дип хәбәр итте «Рубин» футбол клубы матбугат хезмәте.
Яшәр Габдулла улы Моратов 1937 елның 23 ноябрендә Семипалатинск шәһәрендә туган. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы нефть...