РСФСР һәм Татарстан халык артисты Ренат Ибраһимовның туган көнендә Мәскәүдә ТР Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин Волково мөселман зиратында җирләнгән артистның каберенә чәчәкләр куйды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Җырчыны искә алырга Мәскәү татарлары автономиясе вәкилләре, артистның дуслары һәм хатыны Светлана килгән.
Ренат Ибраһимов 1947 елның 20 ноябрендә Львов шәһәрендә туган. Бөтенсоюз дәрәҗәсендә...