Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика һәм Сычуань провинциясе эшлекле даирәләре катнашында түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Биредә ике яклы мөнәсәбәтләр, шулай ук берничә Кытай компаниясе проектлары турында фикер алышу булды, дип хәбәр итте ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Татарстан Кытай Халык Республикасы компанияләре белән хезмәттәшлек итүгә карата зур кызыксыну белдерә, дип билгеләп үтте Миңнеханов. Бик күп тармакларда — нефть химиясе, автомобиль һәм машина төзелеше...