Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сычуань провинциясенең Кытай Коммунистлар партиясе комитеты секретаре Ван Сяохуэй белән очрашты. Яклар Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларындагы хезмәттәшлек һәм башка кайбер мәсьәләләр хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.
Рөстәм Миңнеханов соңгы елларда Россия-Кытай мөнәсәбәтләренең моңарчы күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен, республиканың аларны ныгытуга үз өлешен кертүен искәртте. Әйтик, октябрь аенда Казанда БРИКС саммиты узды...