Татарстан Россиянең социаль яктан тотрыклы төбәкләре арасына керде. Республика тугызынчы баскычта урнашты, дип яза «Известия» газетасы Гражданлык җәмгыятен үстерү фонды үткәргән тикшеренүгә сылтама белән.
Рейтингы төзегәндә төбәктәге уртача хезмәт хакы, яшәү минимумы, шулай ук төбәк продукты суммаларының (төбәкләр буенча төяп җибәрелгән товарлар, башкарылган эшләр һәм күрсәтелгән хезмәтләр суммасы) икътисади актив кешеләр санына нисбәте исәпкә алынган.
Соңгы елларда Татарстан, 16нчы урыннан күтәрелеп...