Татарстан Юстиция министрлыгы Биләр археологик һәйкәлләре комплексы составына кергән объектларның чикләре турындагы боерыкларны теркәде. Бу хакта ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Биредә «I Биләр җирлеге », «IV Биләр авыллыгы», «Изге чишмә» шәһәрлеге», «Изге чишмә» изге урыны», «II Николаев-Баран шәһәрлеге», «I Николаев-Баран авыллыгы», «II Николаев-Баран авыллыгы», «III Николаев-Баран авыллыгы» һәм «Николаев-Баран каберлеге» кебек археологик мирас объектлары хакында сүз бара.