Бүген Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары Мөслим районының Әдәбият һәм сәнгать көннәрендә катнаша. Чаралар циклы хакимияттә җитәкчеләр белән очрашудан һәм программа белән танышудан башланды.
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев
«Республика әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, райондашларны һәм яшь буынны алар белән якыннан таныштыру безнең районның матур традициясенә әйләнеп китте. Без үзебезнең якташ язучыларның юбилейларын һәм истәлекле даталарын бергәләп үткәрергә тырышабыз.