2025 елның 6-8 февралендә Татарстан башкаласында «Казаныш: төрлелек бердәмлеге» IV Халыкара архитектура-төзелеш форумы була. БРИКС партнер илләре исемлеген киңәйтү сәбәпле, чараны үткәрү көнен күчерделәр. Аларның вәкилләрен дә Казанга форумга чакырачаклар. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Александра Давыдова.
«БРИКС илләре шәһәрләренең баш архитекторлары берләшмәсенең беренче утырышы «Казаныш» архитектура форумының төп чарасы була. Ул БРИКС партнер илләре исемлеген киңәйтү сәбәпле күчерелә.