Казан декабрьдә отышлы очып барып һәм ял итеп була торган Россия шәһәрләре рейтингында икенче урынны алды. Туристлык фирмаларның тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россия шәһәрләреннән Татарстан башкаласына очу уртача 6,5 мең сумга төшә, ә «өч йолдызлы» кунакханәдә яшәү бәясе төнгә 4 мең сум була. Бу хакта RT газетасы яза.
Татарстан башкаласына караганда арзанрак ял Псковта гына, анда очыш 6 мең сум, ә кунакханәдә төн куну 3 мең сумга төшәчәк.
Әлеге исемлеккә эләккән барлык башка шәһәрләрдә ял кыйммәтрәк була.