КПРФтан Дәүләт Думасында депутат Нина Останина һәм Россия сенаторы Айрат Гыйбатдинов опекун яки попечитель гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар санын чикләү (үз балаларын кертмичә, өч кешедән арттырмау) турындагы закон проектын парламент палатасы каравына керттеләр. Закон проекты Дума мәгълүмат базасында чыкты. Бу хакта РИА Новости яза.
«Опека яки попечительлек билгеләгәндә опекун (попечитель) гаиләсендә опекадагы яки попечительлектәге балалар саны өч кешедән артмаска тиеш...