22-24 ноябрьдә Новосибирскида чираттагы «Татарстан киносы көннәре» узачак. Бу хакта Новосибирск Милли мәдәниятләр йорты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Быел ноябрьдә «Татаркино»га тәкъдим ителгән 4 фильм да Новосибирск тамашачысы өчен ачыш булачак — тамашачы өчен нинди телнең туган теле булуы мөһим түгел, барлык фильмнар да рус субтитрлары яки тулысынча рус телендә бара, ди оештыручылар.
«Иҗади юнәлешләр буенча бөтенләй төрле режиссерлар — Әмир Галиәскаров, Сергей Киатров, Айназ Мөхәммәтҗанов...