Аксубайның 2нче мәктәбенә Батырлык дәресенә хәрби медик килде. Мәктәп укучылары «Знахарь» кушаматлы хәрби медиктан беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча гамәли күнекмәләр һәм кыйммәтле киңәшләр алды. Бу хакта «Авыл таңнары» хәбәр итә.
Батырлык дәресе кысаларында узган очрашу Татарстан Республикасы «Ватанны саклаучылар» фондының Аксубай районындагы филиалы социаль координаторы Татьяна Крайнова тарафыннан оештырылды.
Хәрби медик – Карасу авылында туып-үскән, Чистай медицина училищесын тәмамлаганнан соң...