Балтач районы Нөнәгәр гомуми белем бирү мәктәбендә «Журналистлар» түгәрәге эшли башлады. Беренче эш итеп сентябрь аенда 8 һәм 10 сыйныф укучылары район газетасы «Хезмәт» редакциясенә кунакка барды. Анда журналист Зөлфия Шакирова журналистика серләре белән бүлеште. Бу хакта район газетасында Зөлфидә Тлякова яза.
Менә шуннан кызыксыну балаларда да кузгалды. Алар үзләрен журналист буларак сынап карыйсылары килде.
Мәктәптә айга бер тапкыр газета чыгарырга һәм радио тапшыруларын алып барырга исәпләделәр.