Татарстан Дәүләт Советының элекке депутаты, җәмәгать эшлеклесе Сурия Усманова «Татар-информ» хәбәрчесенә әңгәмәдә Гаяз Исхакыйның туган ягы Яуширмәне этнографик авыл буларак туристик маршрутка кертүнең мөһимлеген, Гаяз Исхакый музеенда суга һәм бәдрәфкә кытлык булуы турында сөйләде.
«Музей проблемалары турында даими рәвештә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да, «Мәдәни җомга» газетасының элекке баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов та әйтеп, язып торалар. Тик моны әйтмичә калып булмый ...