Баулы районы халкы махсус операция башланганнан бирле хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер. Район авылларында өмәләргә җыелып токмач кисәләр. Кызылъяр авылы халкы да игелекле эштән читтә калмаган. Мәктәп ашханәсендә токмач кискәннәр һәм сохари киптергәннәр. Йомырка белән онны авыл халкы өйдән алып килгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Эльза Кузнецова яза.
Бу көннәрдә әзерләнгән токмач һәм сохари башка гуманитар ярдәм белән бергә махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк. Өмәдә...