Татарстанда һәм Казанда алтынчы ай рәттән аномаль җылы температуралар күзәтелә. Климат үлчәмнәре буенча 20 ноябрьләрдә инде тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш булган, ләкин бу әле ким дигәндә якындагы атнада булмаячак. Бу хакта «Татар-информ»га бүген профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев хәбәр итте, дип яза агентлык хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Хәзерге вакытта нормада -4 градус, ә 22 ноябрьдән климат буенча -5 градус аша күчү булырга һәм тотрыклы кар капламы формалашырга тиеш.