Татарстан Югары суды Тукай районы прокуроры Руслан Галиевның район советына дәгъвасы буенча материалларны Чаллы шәһәр судына кайтарды.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Тукай районы прокуроры районның элеккеге башлыгы Фаил Камаевның үз теләге белән отставкага китүен законсыз дип тануны таләп итте. Исегезгә төшерик, җирле депутатлар июнь азагында Фаил Камаевның отставкага китүен шундый формулировка белән раслады.
Район прокуратурасы шәһәр суды билгеләмәсенә шикаять белдерде. Район күзәтчелек...