Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың 6 декабрьдә «Пирамида» концертлар залында беренче зур концерты була. Концертның режиссеры Гөлназ Сәфәрова сүзләренчә, «Ярату» дип исемләнгән концертта җырчының шәхси тормышы да ачылачак.
«Бу Сәйдәнең беренче масштаблы концерты. Концерт концепциясе буенча Сәйдәне икенче яктан да күрсәтергә телибез, ягъни милли һәм заманча булуын. Ул халык җырларын гына башкара дигән фикер ишетергә туры килә. Юк, алай түгел. Сәйдә бик эчтәлекле җырчы. Татарда «ярату» бик тирән...