Яшь җырчы, «Голос. Дети» һәм Үзбәкстандагы «Голос» проектлары финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанованың әтисе һәм продюсеры Айрат Мөхәммәтҗанов кызына Татарстанның атказанган артисты исеме бирелмәүгә карата фикерен әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.
«Голос. Дети» проектыннан кайтканнан соң, Чечня кызы Раяна Асланбековага Чечняның атказанган артисты исеме бирелде. Ул Сәйдә белән якынча бер яшьтә. Чечняда башка караштыр инде. Ингуш кызы Рагда Ханиева проектта финалга чыкты...