Азнакайда һәм Чистай районындагы алты авыл җирлегендә киләсе елдан туристлык салымы кертергә мөмкиннәр. Документлар коррупциягә каршы экспертиза уза.
Мондый карар кабул ителгән очракта Азнакайда 2025 елдан 1 процент күләмендә туристлык салымы түләтелә башлый. Әлеге ставка биш ел дәвамында саклана.
Авыл җирлекләрендә исә ставка 2025 елда 1 процентны тәшкил итә, ә аннары 2029 елга кадәр ел саен 1 процентка арта барачак. Чистай районында туристлык салымын Татар Ялтаны, Татар Баганалысы...