Сишәмбе, 19 Ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Бераз кар, пыскак яңгыр һәм яңгыр яву ихтимал. Төнлә һәм иртән республика территориясендә урыны белән томан төшә.
Синоптиклар җил турында кисәтә. Төнлә һәм иртән аның тизлеге секундына 15-17 метрга җитә.
Татарстанда төнлә -1..+2 градус, ә көндез +1..+4 градус була.
Минус тамгалы температура булу сәбәпле төнлә һәм иртән юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.