«Татмедиа» акционерлык җәмгыяте һәм «Белорус телеграф агентлыгы» (БЕЛТА) республика унитар предприятиесе генераль директорлары Шамил Садыйков белән Ирина Акулович Минскида мәгълүмат алмашу буенча хезмәттәшлек турында меморандум имзалады. Татарстан делегациясен «Татмедиа» Руспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев җитәкләде.
Документ республикаларның эчке һәм халыкара тормышындагы актуаль вакыйгалар турында рус телендә оператив дөрес мәгълүмат алмашуны җайга сала.