Зәйдә яшәүче Зинаида Семенова агымдагы елның гыйнвар аенда маскировкалау челтәре үрергә йөри башлаган. Бу хакта «Зәй яңалыклары» сайтында хәбәр ителә.
Беркөн дә калмыйча челтәр үрергә йөргән Зинаида Алексеевна август аенда егылып ике кул чугын да сындырган. Бу көннәрдә ул гипсын салдырып, челтәр үрүчеләр рәтенә кушылган. «Бу көнне түземсезләнеп көттем», – ди ул.
«Әлбәттә, кулларым авырта, ләкин мондый вакытта мин өйдә утыра алмыйм. Безнең хәрби егетләр алгы сызыкта көрәшә. Алар көн саен үз гомерләрен куркыныч астына куя...