Түбән Кама мәчетендә Халыкара әниләр көне алдыннан махсус операциядә катнашучы хәрбиләр һәм һәлак булган солдатларның гаиләләре өчен очрашу булды. Кунакларны хәйрия төшке ашына чакырдылар. Хәрбиләрнең әти-әниләре, хатыннары һәм махсус операциядә катнашучылар үз тарихлары белән уртаклашты, бер-берсенә теләктәшлек күрсәтте һәм догалар кылды. Мондый очрашулар Түбән Кама мөхтәсибәте инициативасы белән даими рәвештә үткәрелә.
Гөлия Сафинаның улы 37 яшьлек Линар үз теләге белән Туган илне якларга барырга карар кылган.