Башкортстанда чыга торган «Диләфрүз» газетасы баш мөхәррире, нәшире Галия Сәфәрҗанова «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенә ярдәм итүләре, төрле проблемаларны хәл итүдә булышулары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Бу хакта ул «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында сөйләде.
«Диләфрүз» газетасы Уфа шәһәрендә 2010 елның октябрь аенда дөнья күрде. 14 ел элек безнең Башкортстанда хатын-кызлар өчен татарча газет-журнал бөтенләй юк иде. Шул сәбәпле шундый басма чыгарырга уйладык.