Татарстанның Лаеш районы Пәрәү авылында реконструкциядән соң мәчет ачылды. Яңарту эшләре кысаларында тәһарәт алу өчен бина – тәһарәтханә төзелде, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Лаеш районы матбугат хезмәтендә.
Бинаның цоколь катында белгечләр ифтарлар уздыру өчен ашханә һәм аш-су пешерү бүлмәсе җиһазландырган, укыту чаралары һәм дәресләр үткәрү өчен шартлар тудырган.
Төп катта түшәм, идән яңартылган, келәмнәр, пәрдәләр һәм яңа яктырту җиһазлары урнаштырылган, яңа җылыту системасы һәм җылы идәннәр ясалган.