Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Пермь крае Барда районының якташлары җәмгыяте рәисе, ТР төзелеш министры урынбасары Элеонора Абубакирова бардалыларның Казанда һәм тулаем Татарстанда шактый күп булуларын әйтте. Матбугат конференциясе районның 100 еллык юбилеен билгеләп үтү кысаларында Казанда узачак Барда көннәренә багышланды.
«Бөтен Россия татарларына – Казан мәккә кебек тоела. Һәммәбез дә монда омтылабыз, без Казанда шактый күп. Форсаттан файдаланып...